Ләйсән Гимаева: «Карьерам - Булатның сабырлыгы!»
Хәбәр өстәлгән: 24.01.2012
Ләйсән Гимаева: «Карьерам артында Булатның сабырлыгы тора»


Ир-атның уңышлы карьерасы артында - аны эшкә дәртләндереп торган акыллы хатын-кыз, ә хатын-кызның гаҗәеп карьерасы артында ир-ат хыянәте тора дигән гыйбарә бар. Тик безнең героинябыз моңа капма-каршы мисал. Ләйсән Гимаева үзенең тигез гаиләдә ике бала тәрбияләп, гастрольләрдә йөрүендә нәкъ менә ире Булат Бәйрәмовның роле зур, ди. Чыннан да әлеге пар бер-берсенә килешеп, берсен-берсе тулыландырып тора. Алар тормышны да “җаныкаем, җанашым” дип җырлап үтәләр кебек. Университет елларында Миңгол Галиев классында укыган төркемдәшләр арасында дуслык бердәнбер көнне әнә шундый матур мәхәббәткә әверелеп куя. Бүген алар ике гүзәл кызчык тәрбияли. Тик Ләйсәнгә карап аны ике бала әнисе дип әйтүе кыен. Матур булу серләре, иҗат һәм гаиләне тигез матур алып бару юлларын һәм депрессиядән котылу әмәлен бүген Ләйсән безгә үзе сөйләр.



– Ләйсән, син күпләрнең яраткан җырчысы да, ике бала әнисе һәм популяр алып баручы Булат Бәйрәмовың чибәр тормыш иптәше дә! Ничек барысына да өлгерәсең?

– Дөресен генә әйткәндә бу бер дә җиңел түгел. Чөнки сәхнә ул минем тормышым булса, гаиләм шул тормышны бер бәхеткә ураучы тылсым. Өйдә чакта концертларым җитә бит, әзерләнәсе иде дип бер борчылсам, гастрольләр башлангач, кызларыма игътибарым бигрәк әз инде дип хафага төшәм. Менә шул гаилә һәм сәхнә дигән ике яр арасында еш бәргәләнергә туры килә.

– Шушы әни, хатын, җырчы “рольләренең” кайсысы иң авыры? Иң мөһиме?

– Һәркайсы мөһим. Аерып кына берсен дә атый алмыйм. Шулай да арада иң җаваплысы әни булудыр, дип саныйм. Балаларга дөрес тәрбия бирәмме, бу тормышта югалып калмастай шәхес тәрбияли алырмынмы дип еш уйланам.

– Еш кына хатын-кыз я гаиләсен, я карьерасын сайларга тиеш диләр. Минемчә син ике өлкәне колачлый алган җырчы. Көч кайдан табасың?

– Минемчә, моның гади сере ялкау булмауда! Әлбәттә инде, ботыңны күтәреп, түшәмгә төкереп ятсаң, бернәрсәгә дә өлгермисең, сылтау табу һәрвакыт җиңел ул, ә менә эшләп карарга ихтыяр көче һәм бары теләк кирәк. Онытмагыз: Ходай сораганына ярдәм итә бит. Менә минем дә, алла шөкер, бар да үз җае белән бара. Бер тәртипкә салгач, планлаштырып куйгач өлгереп була инде. Уйлап карасаң, карьера һәм гаиләне бертигез алып баручы хатын-кызлар мисалы чит ил эстрадасында, рус шоу-бизнесында һәм татарларда да җитәрлек.

– Кәефегезне нәрсә күтәрә?

– Бер чынаяк сыйфатлы кофе! Шулай ук, кызларым әлегә бик бәләкәй бит. Менә алар ишеткән сүзләрен үзенчә кызык итеп әйтәләр. Яңа шөгыльләре туып тора. Матур итеп елмаеп берәр кызык сүз әйтсәләр шунда ук күңелем күтәрелеп китәргә мөмкин.



– Бер гаиләдә ике популяр кеше булу кыен хәлме ул? Әллә, киресенчә, бер казанда кайнау берләштерәме?

– Киресенчә, бер-береңә якынайта гына. Әгәр мин үзем сәхнә кешесе булмасам, бәлки Булатның эшен аңлый, тиешенчә кабул итә алмас идем. Аңа да минем гастрольләремне тиеш нәрсә итеп кабул итү авыр булыр иде дип саныйм.

– Психологлар эштә дә бергә булган парлар бер-берсеннән тизрәк арый диләр? Тик сезнең гаиләдә бу алай түгел, бугай. Быелгы “Татар җыры”нда да сәхнә артында йөргән Булат, сезне игълан иткәч, бөтен эшен ташлап, абына-сөртенә залга йөгерде. Син сәхнәдә вакытта Булатның борчылуын, куанганын күрсәң иде, Ләйсән. Минемчә, сиңа Булатның ярдәме зурдыр? Гомумән, Булат нинди әти? Нинди ир ул? Шул хакта сөйлә әле...

– Безнең бөтен җиңүләребез дә уртак, чөнки, кабатлыйм, без бер эш эшлибез! Ул сәхнәдә нидер сөйләгәндә “берүк тукталып калмасын, ялгышмасын” дип мин аның өчен борчылам һәм киресенчә. Ә бергә вакытларга килгәндә, ул читтән тоелганча, әллә ни күп тә түгел. Шул концертларда булсак инде. Анда да бит Булат алып баручы ролендә, шуңа бер-беребезгә озаклап текәлеп утырырга вакыт та юк. Әти роленә килгәндә исә, аллага шөкер. Булат бик җаваплы һәм балаларны бик яратучан әти. Кызларыбыз өчен ул чын бәйрәм! Ә соңгы сорауны кайсы гына хатын-кызга бирмә, һәрберсенә үзенеке иң кадерлесе һәм иң сөеклеседер ул.

– Ләйсән, күптән түгел “Елмай” дигән төркем Булат белән сиңа пародия күрсәткән. Моңа ничек карыйсың?

– Чынлап әйткәндә бу турыда сездән беренче ишетәм, әгәр сине сөйләп пародия ясыйлар икән, димәк, без кешегә кызык. Сөенәм генә.

– “Рәхәт” дип исемләнгән җырның клибында Булат кибеткә дә йөгерә, өй дә җыештыра, ашарга да пешерә. Ә гадәти тормышта кухняда кем хуҗа?

– Кухня минеке, әлбәттә, клиптагы тормыш чынбарлык белән туры килми. Анда шаян образ күрсәтелә. Ул клиптан соң күп кеше, Булат идән юамы, ашарга пешерәме дип сорый башлады. Бу алай түгел, мин өй эшләрен эшлим, авыл кызы буларак, бер эштән дә курыкмыйм.



– Ә акчаны кем күбрәк эшли һәм кем күбрәк туздыра?

– Акчаны кем эшләгәнен, кем тапканын, беренчедән, санамыйбыз, икенчедән, гаиләдә акча мәсьәләсендә ниндидер төрттерүләр чыга икән, димәк, бу парның мөнәсәбәтләре сәламәт түгел дип саныйм. Акчаны мин сыйфатлы косметика, матур киемнәргә, бала кирәк-яракларына кызганмыйм. Вакытым булганда кибетләрдә бик озаклап йөри алам.

– Беренче гонорарыңны кайчан эшләгәнеңне һәм нәрсәгә тотканың хәтерлисеңме?

– Студент чакта Рөстәм Закиров группасында җырлап йөри башладым. Шунда һәр концерт саен 350 сум акча эшләдем. Ул вакытларда студент өчен бу зур сумма булды. Гонорарымның күп өлеше кием-салымга китә иде.

– Син хәзер бик шәп формада. Ике бала әнисе димәссең. Моның өчен махсус нидер эшлисеңме?

– Комплимент өчен рәхмәт! Гомеремдә бер тапкыр да ниндидер аерым диета тотканым юк. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында теләгән ризыгымны ашыйм, бары гастрольләрдә генә аппетит булмый. Төрле юл кафеларында ашарга шикләнәм, мөгаен, шул чакта ябыгамдыр да. Шулай ук хәрәкәттә-бәрәкәт дигән нәрсәне онытырга ярамый. Мөмкинчелек булганда фитнес залга йөрим.

– Социаль челтәрдә үзең утырасың бугай, нинди сораулар бирәләр?

– Вконтакте сайтында чыннан да мин үзем җавап бирәм, ә башка социаль челтәрдә мин теркәлмәгән. Иң популяр сорау “Сез чыннан да Ләйсән Гимаевамы?”, моннан тыш танышырга теләүчеләр һәм үз район-шәһәрләренә концерт белән чакыручылар күп. Ул сайт ярдәмендә ерак туганнарым, башка регионнарда яшәүче дусларым белән аралашам.

– Ләйсән Гимаевадан бәхетле гаилә формуласын сорыйм әле.

– Формула дигәне һәр гаиләнең ул үзенекедер инде. Бер-береңне тыңлый, ишетә белсәң, кирәк чакта юл куйсаң, “мин” дип түгел, ә “без” дип яшәсәң сездән дә бәхетле кеше булмас. Һәм, әлбәттә, бер-береңә ышанычны югалтмаска кирәк.

– Укучыларга Яңа елга теләкләрегез?

– Сәламәт булып, мул һәм бәрәкәтле тормышта яшәсеннәр. Кадерле, якын кешеләре белән бәхетле гомер кичерсеннәр.

ӘҢГӘМӘДӘШ – ЛИЛИЯ КАДЫЙРОВА, "Музыкаль Каймак"

Дизайн —
студия Pixpromo